Халык сәнгате – иҗат чыганагы (18+)

Халык сәнгате һәм Россия Федерациясе халыкларының материаль булмаган мәдәни мирасы елы кысаларында, 14 февраль көнне 13 нче санлы китапханәдә «Халык сәнгате – иҗат чыганагы» дигән иҗади сәгать узды. 
Катнашучылар виртуаль рәвештә халык кәсепче осталарында кунакта булды – Россиянең төрле һөнәрләргә бай иң танылган почмакларына сәяхәт кылды. Бу әйберләрне кем ясавы, кәсепчелекнең ничек барлыкка килүе һәм бүгенге көнгә кадәр сакланып килүе турында сөйләгәннәрне тыңладылар. Гжельның «Зәңгәрсу әкияте», Хохломаның «агач алтыны», Жостов осталарыннан «Россиянең матур букетлары», Россиянең бөтен дөньяга танылган образы – Матрешка, һәм шулай ук балчыктан ясалган Дымков, Филимонов һәм Каргополь уенчыклары, һичшиксез, өлкән буын хәтерендә якты эз калдыра.
Катнашучылар сәйләннән үрү, бизәнү әйберләре ясау буенча осталыклары белән уртаклашты. 

Поделиться: